Корзина
Нет отзывов, добавить
РоссияРеспублика ТатарстанКазаньул. Каюма Насыри 27
+7 937 522 0189
Наличие документов
Знак Наличие документов означает, что компания загрузила свидетельство о государственной регистрации для подтверждения своего юридического статуса компании или индивидуального предпринимателя.
Официальный магазин издательства "ИМАН"
Корзина
Арабско-Татарско-Русский словарь, фото 2
Описание
Информация для заказа

“Иман” нәшриятында туксанынчы еллар башында чыккан "Гарәпчә – татарча – русча алынмалар сүзлеге” ике кисәктән тора иде. Сүзлектән файдаланучыларның ихтыяҗын исәпкә алып, нәшрият аларны берләштереп, каты тышлыкта бастырып чыгарды.

Мәгълүм булганча, иске татар теле алынма сүзләргә бик бай. Алар арасында гарәп теленнән алынганнары да шактый. Ул сүзләрнең күбесе гасырлар буе сакланып килгән һәм бүгенге әдәби, сөйләм телебездә дә киң файдаланыла. Мисал өчен, иман, китап, каләм, мәктәп, сабый, сабыр, намус, сандык һәм шуңа охшашлы көн дә кулланыла торган меңләгән сүзне татарныкы түгел дип кем әйтә ала?

Кыскасы, әлеге сүзлек шәкертләребезгә мирасыбызны, галимнәребезнең хезмәтләрен укыр өчен; телебезнең байлыгына мөкиббән китүчеләргә сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнер өчен ярдәмлек булып тора.

  • Цена: 350 руб.